Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2018, 21:09

Иске Балтач авылының 1135 санлы сайлау комиссиясе әгъзалары 7 сайлаучыны өйләренә барып сайлатты

“Миләшкәй” балалар бакчасында урнашкан 1135 санлы сайлау участогына авыру сәбәпле, үз аяклары белән килеп тавыш бирә алмаган 7 сайлаучы өйләрендә тавыш бирде

Иске Балтач авылыныж “Миләшкәй” балалар бакчасында урнашкан 1135 санлы сайлау участогына авыру сәбәпле, үз аяклары белән килеп тавыш бирә алмаган 7 сайлаучы өйләрендә тавыш бирде.
Көннең икенче яртысында комиссия әгъзалары Рөстәм Фәтхиев һәм Эльвира Әүхәтова күчмә урна ярдәмендә өйләрендә тавыш бирәчәк сайлаучыларга юлландылар.
Тыныч шартларда үткән чара барышында һәр сайлаучыга үзенең гражданлык бурычын үтәргә мөмкинлекләр булдырылды.