Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2018, 16:54

Богдан авыл җирлегендә сайлау көнне булачак сайлаучылар өчен дә чаралар оештырдылар

Богдан авыл җирлегенә караган 1170 санлы Иске Тимкә һәм 1133 санлы Богдан сайлау участокларында иртәдән күңелгә ятыш моң агылды, комиссия әгъзалары сайлаучыларны елмаеп каршы алды.

Богдан авыл җирлегенә караган 1170 санлы Иске Тимкә һәм 1133 санлы Богдан сайлау участокларында иртәдән күңелгә ятыш моң агылды, комиссия әгъзалары сайлаучыларны елмаеп каршы алды.
Төбәктә сәяси чарага җитди әзерләнгәннәр. Булачак сайлаучылар — бүгенге мәктәп укучылары өчен ачык һава астында оештырылган спорт бәйрәме ике авылдагы үсмерләрне берләштерде.
1133 санлы Богдан сайлау участогында халык иң күпләп сайлауга агылган вакыт аралыгында “Чәчәкләр бәйрәме”н башлап җибәрделәр һәм шул сәгатьләрдә тавыш биргән гүзәл зат вәкилләренә чәчәкләр бүләк иттеләр.
Иске Тимкә авыл китапханәсендә халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән һәм бүгенге көндә матурлыкка омтылган алтын куллы авылдашлар тудырган кул эшләреннән күргәзмә эшләде.
Халык бер-берсе белән аралашып, бәйрәм кәефе белән таралышты матур чаралардан.

Читайте нас: