Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2018, 10:27

Балтачта сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде

Иске Балтачта Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларырн сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде.



Иске Балтачта Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларырн сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде.
1163 санлы сайлау участогы төрле сәяси партияләр күзәтүчеләре катнашлыгында ачылды. 8:00 сәгать тулуга ук участок ишегалдында сайлаучылар бихисап җыелган иде.
Беренче бюллетеньне урнага “Росгосстрах-Аккорд” җәмгыятенең Балтач филиалы директоры Борис Хәйруллин төшерде.
—Минем кул артым һәрвакыт җиңел булды,—диде ул, бүгенге сайлауның уңышлы үтәчәгенә ышаныч белдереп.
Сайлауның беренче минутларында ук биредә дистәдән артык кеше тавыш бирде. 1163 сайлау участогы КОИБ белән җиһазландырылган.


Читайте нас: