Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 сентябрь 2018, 22:33

Рөстәм Хәмитов: “Негатив мәгълүмат кына җиткерү матбугатны алга илтми”

Бүген башкалада "Бердәм Русия" партиясенең республика төбәк бүлекчәсе Киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы берлектә медиафорум оештырды. Аның эшендә балтачлылар да катнашты.

Бүген республиканың матбугат басмаларында хезмәт куйган журналистларга йөкләнеш аз түгел. Башкортстанда нәшер ителгән 120 басманың үз сайтлары бар.
Басманың сайтын алга итү максатында, журналистка электрон формат өчен дә контент әзерләргә туры килә. Шул ук вакытта тармакта проблемалар да юк түгел. Тиражлар кимү нәтиҗәсендә, мәгълүматны электрон форматта гына җиткерергә мәҗбүр булган басмалар да барлыкка килде. Мәсәлән, "Молодежная газета" 2016 елдан башлап электрон форматта гына эшли. Ничек кенә авыр булмасын, басамалар үз аудиториясен югалтмаска тырыша. "Молодежная газета"ның баш мөхәррире Елена Киселева билгеләвенчә, 2017 ел дәвамында басма сайтындагы язмалар 1 миллион 300 меңнән артык тапкыр ачып укылган. Бу аз түгелме, бер рэперның сайтын көненә шулкадәр кеше ачып карый, дигән фикер белдерүчеләр дә бар. Нихәл итәсең, һәр басманың үз аудиториясе. Рэпер контентын үзгәртсә, аның сайтындагы мәгълүматны да ул кадәр ачып укучылар булмас иде, мөгаен. Гомумән, сайтның абруе басма кызыклы мәгълүматка никадәр бай булуыннан тора. Берәүләр, электрон форматка күчү журналистиканы юк итүгә китермәсме, бүген әзер мәгълүматны күчереп үз сайтына урнаштыру белән генә шөгыльләнгән басмалар да бар дигән фикер белдерә. Район басмалары арасында да электрон форматта гына эшләргә теләк белдерүчеләр бар. Моны Кырмыскалы районы урындагы матбугаты башлап җибәрер, мөгаен.
Әлеге уйлар, бүген башкалада "Бердәм Русия" партиясенең республикада төбәк бүлекчәсе Киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы берлектә оештырган медиафорумдагы чыгышларны тыңлаганнан соң туды
ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә комплексында үткән медиафорумда катнашучыларны “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы начальнигы Борис Мелкоедов сәламләделәр.
Медиафорумның бер мәйданчыгында "Молодежная газета" баш мөхәррире Елена Киселева, “Башинформ” агентлыгының махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Станислав Шахов, журналист, мөхәррир, блогер, икътисад фәннәре кандидаты Рушана Ибраева, блогер, “R&R” коммуникативлык агентлыгы җитәкчесе Рәис Габитов тәҗрибә уртаклаштылар.
Медиафорумда милли телдәге киңкүләм мәгълүмат чараларындагы проблемаларны хәл итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Баксаң, БДУның журналистика факультетында бюджет урыннары юк икән. Ә түләп уку бүлегендә бер ел белем алу 90 мең сумга төшә! Кыскасы, “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсеннән журналистлар тармактагы проблемаларны хәл итәргә булышлык итүен сорый.
Медиафорумда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Журналистларның сорауларына җавап бирде.
—Бүген негатив эчтәлектәге мәгълүмат күбрәк укыла. Ләкин яңалыклар тасмасында негатив мәгълүмат кына урын алырга тиеш түгел. Гел генә негатив мәгълүмат та кешене ялкыта. Позитивлыкка омтылырга кирәк. Бу яклап журналистларга чит илләр басмалары сайтлары тәҗрибәсен өйрәнү комачауламас,—диде Республика Башлыгы матбугат тармагы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Медиафорумда "Балтач таңнары" гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев, район Хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Альбина Гыйльметдинова катнаштылар.
Читайте нас: