Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлауда тавыш бирүгә 31 санлы Төньяк сайлау округының округ сайлау комиссиясенә караган өч районда нәшер ителгән матбугат басмаларында бушлай агитация материалларын бастыру буенча жирәбә үтте.
Округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре Балтач районының Территориаль сайлау комиссиясенә йөкләтелгән. Ә бу округка Аскын, Балтач һәм Тәтешле районнары карый. Тәүдә жирәбә кандидатларын исемлеккә теркәгән сайлау берләшмәләре, аннары теркәлгән кандидатлар арасында үтте.
Жирәбә нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: „Балтач таңнары” гәзите редакциясе битләрендә ЛДПР Сәяси Партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсенең агитация материаллары 24нче август санында, 3нче биттә;
„Справедливая Россия” Сәяси Партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе — 7нче сентярбь санында 3нче биттә, Б секторында;
„Российская экологическая партия „Зелёные” Сәяси Партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе —31нче августта 3нче биттә;
„Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе 17нче август санында 3нче биттә;
„Патриоты России” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүләкчәсенең агитация материаллары гәзитнең 7нче сентябрь санында, 3нче биттә, А секторында дөнья күрәчәк.
Теркәлгән кандидатлар арасында агитация материаллары түбәндәге саннарда басылачак:
В.В. Васильев — 31нче август санының 2нче бите;
Э.Ф. Шәйхуллина — 24нче август санының 2нче бите;
Ш.Г. Шәрипов — 7нче сентябрь санының 2нче бите, А секторы;
Р.Ф. Кадыров — 7нче сентябрь санының 2нче бите, Б секторы;
М.А. Кондратьев — 17нче август санының 2нче бите.
Жирәбәдә теркәлгән кандидатларның вәкилләре һәм сайлау комиссясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзалары, өч районда нәшер ителгән матбугат басмаларының баш редакторлары катнашты.