Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 июль 2018, 17:09

«Русия Федерациясенең атказанган журналисты» дигән мактаулы исем булдырылды

Русия Президенты Владимир Путин «Русия Федерациясенең атказанган журналисты» һәм «Русия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән ике яңа мактаулы исем булдырды.

Русия Президенты Владимир Путин «Русия Федерациясенең атказанган журналисты» һәм «Русия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән ике яңа мактаулы исем булдырды.
«Русия Федерацисенең атказанган журналисты» дигән мактаулы исем җәмгыятьтә илебез журналистикасы абруен күтәргән; гражданнарда социаль җаваплылык һәм гражданлык фикерен булдырган; Русия Федерацияһенең һәм башка илләрнең иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышын, эчке һәм тышкы сәяси проблемаларны, халыкара мәсьәләләрне объектив яктырткан; Русия халыклары өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган һәм үстергән; журналистикада автор стилен булдырган; Русиянең мәдәни һәм тарихи мирасын саклаган һәм популярлаштырган, шулай ук рус телен һәм Русия Федерациясе халыкларының телләрен үстергән һәм саклаган; Русия киң мәгълүмат чаралары өчен квалификацияле кадрлар әзерләгән өчен киң мәгълүмат чаралары журналистларына һәм мөхәррирләренә бирелә.
Кремль сайтында аңлатуларынча, «Русия Федерациясенең атказанған элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем һөнәри эшчәнлек алып барганнан соң 20 ел үткәч наградага тәкъдим ителгән кешенең федераль дәүләт власте яки Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарының һәм Русия Журналистлар союзының тармак наградалары булганда бирелә. «Русия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән шәхси казанышлары өчен югары профессиональ элемтә, киң мәгълүмат чаралары һәм киң коммуникацияләр хезмәткәрләре билгеләнә.
Чыганак: Башинформ агентлыгы
Читайте нас