Балтач таңнары
+20 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәясәт
16 Мая 2018, 07:55
„Праймериз -2018”дә катнашучылар Балтачта фикер алышты
Корылтайга „Бердәм Русия” сәяси партиясеннән депутатлыкка күрсәтеләчәк кандидатлар дебатларда фикер алышты.
Корылтайга „Бердәм Русия” сәяси партиясеннән депутатлыкка күрсәтеләчәк кандидатлар дебатларда фикер алышты.
Ул район Хакимияте бинасында үтте. Аны район Советы Секретаре Расих Акберов алып барды.
Студиягә алдан тавыш бирүдә катнашучы дүрт кеше килгән иде. Алар: Аскын районы ветеринария станциясе начальнигы Руслан Галләмов; Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов; Югары тәтешле авылындагы „Россельхозбанк”ның өстәмә офисы управляющие Вадим Гореликов; Тәтешле районы мәгариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрвәзетдинов.
Дебатларның темасы „Җәмгыятьтәге бердәмлек һәм патриотлык: каршылыклар һәм хәл итү юллары”.
Программа өч өлешкә бүленгән иде. Беренче өлештә һәр катнашучы ике минут вакыт эчендә дебатлар темасы буенча үз позициясен белдереп кереш сүз белән чыкты.
Икенче өлештә һәр катнашучының яклаучы төркеме дебатларда катнашучыларга берәр сорау бирде.
Өченче өлештә катнашучылар үз позицияләрен белдереп, тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
Чара җанлы барды. Катнашучы яклар бирелгән тема буенча фикер алыштылар. Залдан яңгыраган сораулар беренче өлештә әйтелгәннәрне тулыландырды.
Чараның соңында Расих Фәйзелкави улы анда катнашучыларга рәхмәт белдереп, 3 июнь көнне сайларучыларны Бердәм алдан тавыш бирүдә катнашырга исәп участокларына килергә чакырды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"