Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2018, 13:32

Республика Башлыгына соравың бармы?

19 апрельдә, кичке сәгать 7дә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халҡының сорауларына җавап бирә.

19 апрельдә, кичке сәгать 7дә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халҡының сорауларына җавап бирә.
Ел саен чыгарылган “Башкортстан Республикасы Башлыгы белән сөйләшү” программасын Башкортстан Юлдаш Телевидениесе, “Русия-24.Башҡортостан”, “Вся Уфа” телеканаллары, “Спутник ҒМ”, “Русия Башкортостан радиосы” радиостанцияләре тапшырачак.
Башкортстан халкы белән аралашу барышында төбәк җитәкчесе республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышына кагылган сорауларга җавап бирәчәк.
Программага чакырылган кунаклар гына түгел, Русия шәһәрләреннән туры эфирда катнашучылар, шылтыратуларны эшкәртүнең бердәм үзәгенә мөрәҗәгать иткән Башкортстан халкы Рөстәм Хәмитовка сорау бирә ала. БЮТ, “Русия-Башкортстан”, “Вся Уфа” телеканаллары сайтларындагы махсус форманы тутырып, тапшыруга хәбәр җибәрергә мөмкин. Иң кызыклы һәм көнүзәк сораулар туры эфир барышында яңгыраячак.
Шылтыратуларны эшкәртүнең бердәм үзәге 12 апрельдә иртәнге сәгать 9да ачыла һәм тапшыру тамамланганга кадәр эшен дәвам итә. Анда көн саен иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр 8800-347-03-47 телефоны буенча шылтыратырга мөмкин. Шәһәр һәм кесә телефоннарыннан шылтырату бушлай.
“Башкортстан Республикасы Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы республика телеканаллары эфирына 2011 елдан башлап чыга.
Читайте нас