Сәясәт
18 Апреля 2018, 06:41

Дәүләт Думасы фатирда яки йортта язылуга чикләүләр кертә

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, фатирда һәм йортта микроөлешләр сатуны тыюлары, шулай ук торак хуҗаларының чит кешеләрне теркәү хокукын чикләүләре ихтимал.

«Башинформ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, фатирда һәм йортта микроөлешләр сатуны тыюлары, шулай ук торак хуҗаларының чит кешеләрне теркәү хокукын чикләүләре ихтимал.
Һәр кешегә мәйдан исәп нормасыннан аз туры килмәгән очракта гына теркәп булачак. Чикләү ир белән хатынга, ата-аналарга һәм балаларга кагылмый.
Тиешле закон проектын Министрлар кабинетында хупларга әзерләр. Белгечләр фикеренчә, бу яңалык «резина фатирлар» белән көрәшергә ярдәм итәчәк.
Русия Федерациясенең Торак кодексына һәм «Русия Федерациясе гражданнарының хәрәкәт итү иреклегенә хокукы турында...» законга төзәтүләрне 2017 елның декабрендә “Бердәм Русия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Павел Крашенинников, Александр Сидякин, шулай ук Галина Хованская («Гадел Русия») керткән.
Читайте нас