Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 март 2018, 17:44

Балтачлылар Корылтай депутаты Рәшит Хәйруллинга мөрәҗәгать итте

Бүген, 27 мартта, район Хакимияте бинасында, якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Рәшит Хөснулла улы Хәйруллин гражданнарны кабул итте.

Депутатка районның төрле авылларыннан, төрле яшьтәге сигез балтачлы мөрәҗәгать итте.
Халыкны борчыган мәсьәләләргә килгәндә, милекчелеккә хокукны тергезү, җир участогын рәсмиләштерү, ялганчылардан зыян күрүгә кагылышлы һәм башка сораулар күтәрелде. Күпчелек, нигездә эшкуарлар, производствога бәйле эшчәнлек җәелдерүдә ярдәм күрсәтүне сорады, консультация, киңәшләр алды.