Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 март 2018, 16:35

1 апрельдә социаль пенсия арта. Ул күпме тәшкил итәчәк?

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдә социаль пенсияләрне индексацияләү хакында карарга кул куйды.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдә социаль пенсияләрне индексацияләү хакында карарга кул куйды.
Бу максатка 10 миллиард сум чамасы юнәлтелә, дип хәбәр итә «Известия».
«Без моны закон буенча ел саен эшлибез. Документта пенсия күтәрелгән коэффициент күләме раслана», — дип аңлатты Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында.
Журналисларның мәгълүматлары буенча, документта 2018 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне индексацияләү коэффициенты 1, 029 күләмендә билгеләнгән.
20 мартта Хезмәт министрлыгының 2018 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр күләмен 2,9 процентка индексацияләргә тәкъдим итүе билгеле булды. Нәтиҗәдә уртача социаль пенсия күләме 255 сумга күтәреләчәк һәм 9 062 сум тәшкил итәчәк.
Ведомство бәһасы буенча, нәтиҗәдә 3,9 миллион кешенең пенсиясе артачак. Бюджеттан чыгым 2018 ел ахырына кадәр 9,6 миллиард сум чамасы булачак.
1 мартта Федераль Җыелышка Мөрәжәгатьнамәсе барышында Русия Президенты Владимир Путин пенсияләрне даими рәвештә инфляциядән югарырак дәрәҗәдә индексацияләү кирәклеген белдерде.
«Олы яшьтәге кешеләр актив, сәламәт, озын гомерле булсын өчен лаеклы шартлар булырга тиеш», — дип билгеләде Президент.
Читайте нас: