Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 март 2018, 13:11

“Безнең сайлау – безнең җиңү”

Уфада яңадан сайланган Русия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек йөзеннән митинг-концерт үтте.

Уфада яңадан сайланган Русия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек йөзеннән митинг-концерт үтте.


“Безнең сайлау – безнең җиңү” дип аталучы чарага 6,5 мең кеше җыелды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.
– Ил алга атлый, – диде ул. – Санкцияләр һәм тышкы басым шартларында без бердәмлекне күрсәтергә тиеш. Болар барысы да сайлауларда чагылыш тапты.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, сайлау участокларында яшьләр күп булды. Бу аларның иҗтимагый процессларга актив кушылуы турында сөйли. Рөстәм Хәмитов яшьләргә гражданлык активлыгын күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Чарада, шулай ук, Владимир Путинның төбәктәге ышанычлы вәкилләре Рамил Бәхтизин, Рушана Бабич, Александр Андреев һәм “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Юлуева катнаштылар.

Чыганак: "Кызыл таң"
Читайте нас: