Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2018, 17:47

Киләчәктә Хөкүмәт нинди булыр?

Русия Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча Владимир Путин сайлаучыларның 76 проценттан артыграк тавышын җыйды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча Владимир Путин сайлаучыларның 76 проценттан артыграк тавышын җыйды.
Әлеге саннар билгеле булганнан соң ул киләчәк хөкүмәтне төзү буенча эшләр башлануы турында игълан итте.
Гамәлдәге ил башлыгы тавыш бирү көне кичен сайлау штабына килде һәм сайлаулар буенча үзенең ярышташлары белән очрашырга теләген белдерде. Шулай ук ул сәяси көчләрнең барысын да гомум милләт ихтыяҗларына таянып эшләргә чакырды.
Чыганак: "Өмет"