Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 март 2018, 17:16

Балтачлылар тынычлык, иминлек, тотрыклылык өчен тавыш бирделәр

18нче март, Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә, иртәнге 8.00 сәгатьтә райондагы барлык 44 участок сайлау комиссиясе сайлаучыларны кабул итә башлады.

18нче март, Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә, иртәнге 8.00 сәгатьтә райондагы барлык 44 участок сайлау комиссиясе сайлаучыларны кабул итә башлады.
Тавыш бирү тәмамлану мәленә сайлаучылар исемлегенә 15768 сайлаучы кертелгән иде. Шуларның 13164е (83,49 процент) тавыш бирүдә катнашты.
Исемлеккә унсигез яшьләре тулган 253 яшь сайлаучы кертелгән иде.
Сайлау районда тыныч шартларда, сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте. Участок сайлау комиссияләрендә тәүгеләрдән булып тавыш биргән, башлап гражданлык бурычларын үтәгән балтачлыларга истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.
Сайлау көне районда матур бәйрәм төсе алды. Урыннарда ул сәүдә итү, бәйрәм чаралары белән озатылды. Район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Сайлауга килгән балтачлылар үзешчән сәнгать осталары белән уен-җырда катнашып күңел ачты. Хокук саклау органнары тәртип, хәвефсезлек тәэмин итте.
Балтачлылар, аеруча яшьләр, бу көнне гомум акцияләргә дә актив кушылдыдар. Сайлау участокларында сайлап, фотога, видеороликларга төшеп, хештег белән социаль челтәрләргә салдылар, дусларын, танышларын сайлауга килергә чакырдылар.
Төштән соң участок сайлау комиссияләре әгъзалары күчмә тартмалар тотып, үзаллы килә алмаган авыру, инвалидлыгы булган сайлаучыларны өйләренә барып сайлатуны тәэмин иттеләр.

Көнтүгеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр бабай Хәкимҗанов тынычлык өчен тавышын өй шартларында бирде.
Балтач үзәк район больницасында дәваланучыларга да Русия Президентын сайлау мөмкинлеге булдырылды. Дәвалау курсы үтүчеләр тавыш бирүдә активлык күрсәтте. Илнең алдагы көнен хәл иткән кампания барышында үзләре турында онытмаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Балтачлылар бу көнне тынычлык, иминлек, тотрыклылык өчен тавыш бирделәр.
—Барлык участок сайлау комиссияләре тавыш бирү турында йомгаклау протоколларын территориаль сайлау комиссиясенә китерделәр. Бу протоколлар нигезендә 19 марттан районның территориаль сайлау комиссиясенең җыелма таблицасы һәм йомгаклау протоколы расланды. Сайлауга әзерләнгәндә, тавыш бирү көнендә сайлау турында законнарны бозу турындагы участок сайлау комиссияләренә бер төрле дә язма мөрәҗәгать, шикаять теркәлмәде. Зур сәяси чарада активлык күрсәткән барлык райондашларга рәхмәт белдерәм, — ди районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев.

Читайте нас: