Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2018, 22:26

Республика вәкиле Балтач районында Русия Президентын сайлау югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде

Бүген Балтач районында Русия Преидентын сайлау барышына башкала вәкиле, Башкортстан Республикасы Мәгариф сферасына күзәтчелек итү идарәлеге начальнигы Айбулат Вәкил улы Хажин күзәтчелек итте. Республика вәкиле районның сайлау участокларында тавыш бирү оешкан төстә үтүен билгеләде.

Бүген Балтач районында Русия Преидентын сайлау барышына башкала вәкиле, Башкортстан Республикасы Мәгариф сферасына күзәтчелек итү идарәлеге начальнигы Айбулат Вәкил улы Хажин күзәтчелек итте.


Республика вәкиле районның сайлау участокларында тавыш бирү оешкан төстә үтүен билгеләде.

Айбулат Хажин буген Балтач районы җирлегендә, Иске Балтач авылының икенче санлы урта мәктәбендә урнашкан 1163нче сайлау участогында тавыш бирде.


Бу район җирлегендә КОИБ белән җиһазланлдырылган сайлау участокларының берсе.


Республика вәкиле, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов озатуында, урта мәктәп фойесында балалар иҗат үзәге, урындагы мәктәп түгәрәклрендә шөгыльләнгән балалар иҗаты белән иҗаты күргәзмәте белән танышты.


Иске Балтач балалар иҗат үзәгенең Илшан Яхин җитәкләгән "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең эшләре башкала кунагында аеруча кызыксыну уятты.
Читайте нас: