Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2018, 19:34

Иске Балтачта хастаханәдә дәваланучылар да тавыш бирде

Балтач үзәк район хастаханәсендә дәваланучылар Русия Президентын сайлаудан мәхрүм калмады.


Балтач үзәк район хастаханәсендә дәваланучылар Русия Президентын сайлаудан мәхрүм калмады. Хастаханәнең үзендә сайлау участогы булдырылмаган. Үзәк район хастаханәсе Иске Балтачның 1164 санлы сайлау участогы җирлегендә. Сайлау комиссиясе әгъзалары Эльвира Сафина һәм Айрат Галиуллин көннең икенче яртысында күчмә урна алып хастаханәгә юлландылар. Дәвалау курсы үтүчеләр тавыш бирүдә активлык күрсәтте. Илнең алдагы көнен хәл иткән кампания барышында үзләре турында онытмаганнары өчен комиссия әгъзаларына рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас: