Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2018, 12:08

Бүгенге сайлауда 253 балтачлы беренче тапкыр тавыш бирә

Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә районыбыздан 253 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә.


Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә районыбыздан 253 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә. Сүз, әлбәттә, үсмер яшеннән чыгып, балигъ булган кызлар һәм егетләр турында бара.


Иске Балтачта яшәүче Альберт Шәйхаттаров шундыйларның берсе. 1160 санлы сайлау участогында ул бүген беренче тапкыр үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Тавыш бирү тарихында истәлекле вакыйга уңаеннан Альбертка сайлау участогы комиссиясе рәисе Рәзилә Әминева истәлекле бләк тапшырды.


Альберт Шәйхаттаров әлеге вакытта Башкорт төньяк- көнбатыш агрокөллиятендә белем ала.
Читайте нас: