Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2018, 18:15

Бүген Балтачта сайлау баннеры фонында истәлеккә фотога төшүчеләр күп булды

Иске Балтачның 1164 санлы Үзәк сайлау участогына тавыш килүчеләрнең барысы да диярлек сайлау баннеры фонында истәлеккә фотога төште .


Иске Балтач авылында яшәүче Гөлнур һәм Мәдехәт Рәхимьяновлар гаиләсе 1164 санлы Үзәк сайлау участогында тавыш бирде. Улларына бүләккә зәңгәр шар алдылар, ә Гөлнур исә бәйрәм истәлегенә фотога да төште. Фото төшү өчен биредә махсус урын эшләнгән. Сайлаучыларның яше дә, карты да анда туктамый, истәлекә фото төшми узмады.
Читайте нас в