Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2018, 18:24

Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамәсе белән 1 мартта чыгыш ясый

Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамәсе белән 1 мартта чыгыш ясый. Бу хакта дәүләт башлығы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтанып ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Әлеге вакытта Владимир Путин текст өстендә эшли.

«Әлбәттә, мөрәжәгатьнамәне әзерләү эчке очрашулар, киңәшмәләр белән берьюлы бара», — диде президентның матбугат секретаре.
Мөрәжәғәтьнамәдә дәүләт башлыгы якындагы елга һәм киләчәккә күз алдына китергән ил үсеше юнәлешләрен сөйләргә ниятли. Шулай ук Владимир Путин эшләрнең торышын һәм эчке, тышкы сәясәт юнәлешләрен баһалауны күзаллый.
Хәтерегезгә төшерәбез, Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгәтьнамәсе белән 12нче тапкыр мөрәжәгәть итәчәк.
Чыганак: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: