Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 февраль 2018, 16:52
Владимир Путин коммерцияга карамаган оешмаларга ярдәмгә 8 миллиард сум бүлү турындагы боерыкка кул куйды
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин коммерциягә карамаган оешмаларга булышлык итү турындагы боерыкка кул куйды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин коммерциягә карамаган оешмаларга булышлык итү турындагы боерыкка кул куйды.
Документка ярашлы, Президент грантлары фондына 2018 елда ике конкурс үткәрергә кушылган. Аларда коммерциягә карамаган оешмалар арасында 8 миллиард сум бүленәчәк. Оешмаларга бу чараларны социаль мөһим проектларны һәм кеше хокукларын һәм азатлыгын яклау өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруга юнәлтергә кирәк булачак.
Узган ел белән чагыштырганда сумма бер миллиард сумга арткан. Шулай ук боерыкта «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү» дигән яңа юнәлеш өстәлгән.
«Конкурста катнашуга гаризаларга таләпләр яңа юнәлеш буенча тәкъдим ителгән проектлардан тыш үзгәрмәгән. Алар өчен конкурс турындагы положение белән өстәмә таләпләр билгеләнгән. Асылында исә, яңа юнәлеш чикләрендә «конкурслар конкурсы» – яшь талантларны ачыкларга мөмкинлек биргән илдә иң яхшы иҗади конкурсларны һәм фестивальләрне сайлау һәм аларга ярдәм итү үткәреләчәк. Шул ук вакытта аларда җиңүчеләр һәм лауреатлар Координация советы белән билгеләнгән процедураларга ярашлы президенттан туры финанс ярдәм алуга дәгъва итә ала», — тип сөйләделәр Президент грантлары фондында.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде