Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 февраль 2018, 13:47

Агитация чоры башланды

17 февральдән Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар өчен киң мәгълүмат чараларында агитация чоры башланды.

17 февральдән Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар өчен киң мәгълүмат чараларында агитация чоры башланды.


“Теркәлгән кандидатлар өчен 5 гомумрусия телеканалында һәм 3 радиоканалда, 338 төбәк телеканалында һәм 280 радиоканалында бушлай эфир вакыты бүленде. 15 гомумрусия гәзите кандидатларга бушлай мәйдан бүлә. 16 гомумрусия телеканалы һәм 37 радиоканалы, 159 челтәр басмасы һәм 94 гәзит кандидатларның агитация материалларын түләү нигезендә бастырачак”, — дип белдеределәр Русия Үзәк сайлау комиссиясендә.
Башкортстанда Президентлыкка кандидатларга “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларында, “Радио России”, “Маяк”, “Вести ФМ” радиоканалларында, Башкортстан юлдаш телевиденисендә, “Юлдаш”, “Спутник ФМ” радиоканалларында бушлай вакыт һәм республика киң мәгълүмат чараларында мәйдан бүленде.
Чыганак: „Кызыт таң” гәзите сайты.


Читайте нас: