Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 февраль 2018, 13:26

Башкортстанда Русия Президентын сайлау үтәчәк 1078 участокта видеокүзәтү оештырыла

Балтачлылар Русия Президентын сайлау көнендә территориаль сайлау комиссиясе эшен видеокүзәтү системасы аша күзәтә алачак.

Камералар урнаштырылган участокларның күпчелеге башкалада һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә.
Территориаль сайлау комиссияләре биналарында урнаштырылган 69 видеокамера да болар исәбенә кертелгән. Камералар трансляцияне 17 март көнне башлый һәм алар 19 март көнне, ил буенча тавыш бирү йомгаклары билгеле булгач кына, эштән тукататыла. КОИБ һәм видеокамераларның эшләве башкаланың 115нче санлы сайлау участогында тест үткән. 17 март көнне камералар кабат тикшереләчәк.
Сайлау көнендә, махсус сайтта теркәлү үтеп, Русия Федерациясенең теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү барышын күзтергә мөмкин.
Территориаль сайлау комиссияләрендә моңа кадәр видеокамералар урныштырылганы юк иде. Бу юлы сайлау нәтиҗәләрен барлау пунктына урнаштырылган видеокамералар 18 март көнне 20:00 сәгатьтә трансляция башлый.
Безнең район җирлегендәге сайлау участоклары видеокүзәтү системасына тоташтырылмаган. Ә территориаль сайлау участогында эш барышын балтачлылар да күзәтә алачак.
Читайте нас: