Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 февраль 2018, 17:29

Әгәр сайлау көнне үз участогыгызда була алмасагыз...

Алдан хәбәр итүебезчә, Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.

Алдан хәбәр итүебезчә, Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.
Быелгы сайлауны үткәрү законлылыгына кертелгән үзгәрешләргә килгәндә, элекке исәптән төшерү таныклыгы (открепительное удостоверение), алдан тавыш бирү тәртибе бетерелде.
Әгәр дә сайлаучы, сайлау көнендә ниндидер сәбәпләр белән үзе тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясенә килә алмаса, 31нче гыйнвардан 12нче мартка кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, территориаль сайлау комиссиясендә, күп функцияле үзәктә, ә участок сайлау комиссияләрендә 25нче февральдән 12нче мартка кадәр үзләре тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясен күрсәтеп гариза бирә алалар. Гариза ике өлештән тора. Бер өлеше аны биргән урында кала, бер өлеше сайлаучыга бирелә. Сайлаучы сайлау көнендә шуның белән барып тавыш бирә. Сайлауга 5 көн кала гариза биргән очракта, аның гаризасына махсус марка ябыштырыла. Кеше шул гариза белән тавыш биргәндә, марка алынып үзенең исеме кертелгән исемлеккә (фамилиясе турысына) ябыштырыла.
Райондагы 44 участок сайлау комиссиясенең сайлаучылар саны 1000 кешедән арткан икесендә бюллетеньнәрне комплекслы эшкәртү җайланмасы урнаштырылачак. Тавыш бирү көнендә территориаль сайлау комиссиясенә видеокамера куелып, эш барышы белән теләгән һәр кеше онлайн-режимда интернеттан танышып бара алачак.
Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Территориаль сайлау комиссиясе 6нчы гыйнвардан эшли. Участок сайлау комиссияләре 15 февральдән эш башлады.
Уникенче февральгә, территориаль сайлау комиссиясенә 15 кеше сайлау көнне үзләре тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясен күрсәтеп гариза бирде.
Читайте нас: