Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 гыйнвар 2018, 12:11

Башкортстанда 200 кеше «Яшьләр праймеризы»нда катнаша

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда «Яшьләр праймеризы» проектында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда «Яшьләр праймеризы» проектында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланган.
Оештыру комитетына 200гә якын гариза килгән. Республиканың яшь лидерлары өчен киләсе сайлап алу этабы — дебатлар. Аларны Уфа, Нефтекама, Бөре, Октябрьский, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә оештыру каралган, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Күпчелек катнашучылар өчен праймериз иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек өлкәсендә артабан үсешүгә этәргеч булып тора. Иң яүшы кандидатуралар республика Дәүләт Җыелышы депутатлары ярдәмчеләре булу, «Бердәм Русия» партиясенең кадрлар резервына керү яки «Гражданнар университеты»нда бушлай уку мөмкинлегенә ия.
Читайте нас: