Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 гыйнвар 2018, 12:20

Журналистларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә

Кичә, 21 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясе Русия Федерациясе Президентын сайлауда эшләү өчен киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә башлады.

Кичә, 21 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясе Русия Федерациясе Президентын сайлауда эшләү өчен киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә башлады.
Гаризаларны федераль, ике һәм өч төбәктә теркәлгән киңкүләм мәгълүмат чаралары тапшыра ала. Гаризаларны 7 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.


Русия Үзәк сайлау комиссиясенә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү өчен түбәндәге документларны тапшыра: баш мөхәррир кул куйган гариза, баш мөхәррир раслаган киңкүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклыкның күчермәсе (теркәлгән мәгълүмат чарасы өчен).
Документлар электрон төрдә һәм кәгазь вариантта кабул ителә.
Русия Үзәк сайлау комиссиясенең адресы: 109012, Мәскәү шәһәре, Б. Черкасский тыкрыгы, 9нчы йорт. Акрредитациягә документлар җибәрү өчен электрон почта: [email protected].
Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүгә бәйле сораулар буенча Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Халыкара хезмәттәшлек һәм мәгълүмат аппараты идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефон: 8 (495) 625-80-94.
Чыганак: “Кызыл таң”
Читайте нас: