Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2018, 11:38

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Русия Президентын сайлауда бюллетень формасы вариантларын карады

“Башинформ” агынтлыгы хәбәр итүенчә, 15 гыйнварда, Русия Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетене формаларын карады.

“Башинформ” агынтлыгы хәбәр итүенчә, 15 гыйнварда, Русия Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетене формаларын карады.
Мартта президент сайлауга 111,4 миллион сайлау бюллетенен бастырып чыгару күзаллана, Русия Үзәк сайлау комиссиясе 2017 елның октябрендә үк аларның тиражы һәм әзерләү вакыты турында тиешле карар кабул иткән иде. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Николай Булаев билгеләвенчә, әзерләү планлаштырылган бюллетеньнәр саны Русия сайлаучыларының 2017 елның 1 июленә карата санына туры килә.
Тавыш бирү көненә бюллетеньнәр — 7 мартка, ә ерак районнарда һәм чит илдәге сайлау участокларында вакытыннан алда тавыш бирүне тәэмин итү өчен 25 февральгә әзер булырга тиеш. Чит илдә яшәгән русиялеләр өчен 1,87 миллионнан артык бюллетень әзерләнә, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.
Русия Президентын сайлау турында законга ярашлы, сайлау бюллетенендә теркәлгән кандидатларның фамилиясе алфавит тәртибендә күрсәтелә. Һәр бюллетень махсус саклагыч марка белән тәэмин ителергә тиеш. Аларның санын да Үзәк сайлау комиссиясе алдан раслаган: ул бюллетеньнәр санына туры килә.
Русия Федерациясе Президентын сайлау 18 мартта уза, 2017 елның 18 декабрендә рәсми рәвештә сайлау кампаниясе башланды.
Читайте нас: