Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2017, 11:15

Урындагы башлангычларны яклау программасы Балтачта 2018 елда да тормышка ашырылачак

2016 елдан районда тормышка ашырыла башлаган Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл җирлекләрендә күп эшләрне башкаруга юл ача.

2016 елдан районда тормышка ашырыла башлаган Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл җирлекләрендә күп эшләрне башкаруга юл ача.
Алдагы елда яңа программада катнашырга райондагы барлык унбиш авыл җирлеге аппараты да заявкалар бирде. Әлеге вакытта 2018 елда шушы программа чикләрендә башкарыласы эшне төгәл билгеләү йөзеннән урыннарда халык җыеннары үтә.

Курач авылы халкына ял итү урыны кирәк
Көндәшле авыл җирлегенә караган Курач авылы халкы хәл итәсе мәсьәлә буенча алдан фикер алышып җыен буласы көнне әзерләнеп көтте. Билгеләнгән көнне авылда яшәгән 163 сайлаучының 22се бердәм оешып җыенга килде һәм актив катнашты.
—Курачлылар авылда яшәүчеләр өчен культуралы ял итү урыны итеп урындагы буаны чистарту, төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде һәм бертавыштан хуплады, —ди җирлекнең эшләр башкаручысы Зөлфия Хәмзина.
Көндәшле авыл җирлеге узган елда әлеге программада катнашып, җиңеп, Көндәшле авылындагы бер зират төзекләндерелгән иде.

Имән авылы зираты төзекләндереләчәк
Нөркә авыл җирлеге бу программада ике ел рәттән җиңеп, урындагы халыкны борчыган проблема хәл ителде. 2016 һәм 2017 елларда Усман, Нөркә авыллары зиратлары төзекләндерелде. Алдагы елда Имән авылында башкарасы эшне билгеләү буенча октябрь аенда алдан җыен үткән. Анда имәнлеләр үзләрен борчыган проблемаларны барлап, беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләне ачыклаган. Шушы көннәрдә кабат бу мәсьәлә буенча җыелгач, күрше авыллар үрнәгендә авыл зиратын төзекләндерүне яклап җыенда катнашкан барлык 21 кеше кул күтәреп ризалыгын белдергән.
—Зират тимер торбалар белән әйләндереп алынган. Профиль, төсле профнастил һәм саморез сатып алачакбыз, — ди авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина.

Тучыбай авылы яшьләренә спорт мәйданы кирәк
Тучыбай авыл җирлегендә дә яңа программа уңышлы гамәлгә ашырыла. 2016 һәм 2017 елларда проблемаларны билгеләп, халык катнашлыгында Тучыбай һәм Каргалы авыллары зиратларын төзекләндерделәр. Алдагы елга да планнары матур. Тучыбай авылында үсеп килүче буын вәкилләренә спорт белән шөгыльләнергә мәйдан кирәк.
—Әлегә кадәр укучылар мәктәп йортында шөгыльләнәләр иде. Заман таләпләренә җавап бирерлек спорт мәйданы кирәк. Шуны аңлап, җыенга килгән 54 кеше бертавыштан кул күтәреп ризалыгын белдерде, — ди җирлекнең эшләр башкаручысы Эльвира Зөлкарова.

Янбайлылар янгын хәвефсезлеген ныгытачак
Иске Янбай авыл җирлегендә үткән халык җыены Уразай авылы халкын җыйган. Биредә 47 кеше катнашкан. Җирлекнең эшләр башкаручысы Светлана Дильмиева белдерүенчә, җирлектә янгын хәвефсезлеген ныгытырга карар иткәннәр. Бу максаттан 4 тонна су сыешлы мобиль янгын сүндерү комлексы сатып алырга булганнар.
—Электән авыл җирлегендә ЗИЛ-131 базасындагы янгын сүндерү автомашинасы бар иде. Әмма 1985 елгы техника инде мораль яктан да, физик яктан да бик тузган. Шуны истә тотып, урындагы халык бер фикердә булып әлеге проблеманы беренче чиратта хәл итәргә кирәклеген билгеләп, үз өлешен дә кертергә ризалык күрсәтеп тавыш бирде, — ди Светлана Дильмиева.

Мишкәдә авыл клубының җылылык системасын ремонтланачак
Ялангач авыл җирлегенә караган Мишкә авылы халкы да җыенда актив катнашкан. Һәр кешене борчыган проблема буенча ачыктан-ачык фикер алышканнар, тәүге чиратта хәл итәсе мәсьәләне ачыклаганнар. Киңәшле эшнең башы итеп авыл клубының җылылык системасын ремонтларга дигән уртак фикергә килгәннәр. Авыл язмышына битараф булмаган 29 кеше җыенда катнашкан һәм барысы да бердәм катнашырга, үз өлешләрен күрсәтергә ризалык белдергәннәр.
Хәтергә төшереп үтик: 2016 елда авыл җирлегенең Якүнә авылында шушы программа чикләрендә җәяүлеләр өчен күпер эшләнгән иде. Быел Ялангач авылында су белән тәэмин итү башнясы урнаштырыла.

Иске Балтачта район Сабантуена керү юлы эшләнәчәк
Битараф булмаган 485 балтачлы программада катнашу өчен проект буенча фикер алышуга район мәдәният сараена җыелды. Җыенда район Советы Секретаре Расих Акберов, авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов катнашты.
Расих Фәйзелкавый улы программаның максатлары, ничек эшләве белән таныштырды. Эльмар Рәшит улы 2016 елда программа чикләрендә конкурс шартларын уңышлы үтеп Иске Балтач авыл зиратын заманча материалдан рәшәткәләп алулары турында сөйләде. 2017 елда конкурс шартларын үтә алмауның сәбәбе итеп җыенда халыкның аз катнашуын билгеләүләрен белдерде. Узган елда әлеге программа чикләрендә эшләнәсе эш итеп билгеләнгән Иске Балтач авылында булдырылачак скверның проекты эшләнүен, экспертиза үтүен әйтте. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев инициативасы белән сквер киләчәктә Республика адреслы инвестиция программасы буенча эшләнәчәк, диде.
Җыенда алдагы елда шушы программа чикләрендә хәл ителәсе проблема итеп Иске Балтач авылында район Сабантуе үтә торган мәйданга керү юлын төзекләндерү мәсьәләсе чыгарылды һәм ул бертавыштан хупланды.
Җыен барышында проектта каралган сумманың 15 процентын халыктан җыярга карар ителде. Азактан проектны тормышка ашыру буенча уналты кешедән торган инициатив төркем сайланды. Халык һәр мәсьәләгә аңлы карашын белдереп бертавыштан ризалык белдерде.
Читайте нас: