Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 декабрь 2017, 12:56

Ил башлыгы Владимир Путин журналистлар белән очрашты

Кичә, 14 декабрьдә, дәүләт башлыгы Русия һәм чит ил журналистлары белән очрашып, зур матбугат конференциясе үткәрде.

Кичә, 14 декабрьдә, дәүләт башлыгы Русия һәм чит ил журналистлары белән очрашып, зур матбугат конференциясе үткәрде.


Алар арасында федераль һәм төбәк басмалары хәбәрчеләре, шулай ук АКШ, Бөек Британия, Германия, Япония, Словения, Кытай, Греция һәм башка илләр журналистлары бар иде.
Бу — Владимир Путинның исәп буенча 13нче матбугат конференциясе. Русия җитәкчесе тәүге тапкыр журналистларның сорауларына дәүләт башлыгы вазифасына кандидат сыйфатында җавап бирде. Сайлау алды елында төп сәяси вакыйгаларның берсен яктырту өчен бик күп киң мәгълүмат чарасы вәкиле — 1640 кеше аккредитация үтте.
Зур матбугат конференцияләре форматы Владимир Путин тарафыннан 2001 елда гамәлгә кертелгән иде. Шул чордан алып чаралар ел саен диярлек үткәрелә. 2005 елда һәм 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр, илдәге югары вазифаны Дмитрий Медведев биләгән мәлдә генә өзеклек булды. 2008 елның кышында Владимир Путин вазифасыннан китүче Президент буларак матбугат конференциясе оештырган иде. 2012 елда дәүләт башлыгы вазифасына кайтканнан соң мондый чаралар кабат үткәрелә башлады.



Читайте нас: