Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 декабрь 2017, 11:36

Бүген -Русия Конституциясе көне

2003 елга кадәр Русия Конституциясе көне ял көне булды.

Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде.
2003 елга кадәр Русия Конституциясе көне ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русия Хезмәт кодексына бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарена үзгәр­еәләр кертте. Соңгы елларда 12 декабрь эш көне булып исәпләнә. Ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегендә.
Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль торышы, кешенең төп хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соң-гы­лары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.
Конституция зур юридик көчкә ия. Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирек­ләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәм­гыять үсешенең яңа сәхи­фәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигез­ләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.
Соңгы елларда Русия иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәм­гыятьнең барлык өлкәлә­рендә инновацион техно­логияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.
Чыганак: Кунелрадио.ру.
Читайте нас: