Балтач таңнары
0 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 декабрь 2017, 21:04
Башкортстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесен Русия күләмендә киңрәк таныту кирәк
Бүген БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов авыл тормышын яктыртучы журналистлар белән очрашты. Киңәшмәдә балтачлылар да катнашты.
Бүген Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында, Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов рәислегендә: "Мәгълүмат ягыннан хезмәттәшлек: 2018 елга бурычлар" дигән баш астында үткән киңәшмәдә шундый максат куелды. Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Матбугат һәм кииңкүләм хәбәрдарлык чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Республика Башлыгы Матбугат хезмәте идарәсенең дәүләт власте органнары эшчәнлеген яктырту бүлеге начальнигы Павел Самойлин, "Хокукым бар!" Башкортстанда җитештерелгән" мультимедия проекты кураторы, журналист Әлфия Йосыпова, республика районнары Хакимиятләре мәгълүмат-анализ бүлекләре начальниклары һәм урыннардагы матбугат чараларының аграр сәнәгать тормышын яктыртучы хезмәткәрләре катнашты. Безнең районнан бу киңәшмәдә район Хакимиятенең мәгълүмат-анализ бүлеге начальнигы Фиолида Глимҗанова, "Балтач таңнары" гәзите хезмәткәре Дамир Хәйртдинов катнаштылар.
--Бүген Башкортстанда кулланучы ватанпәрвәрлеген күтәрәсе бар. Башкортстанда яшәүче куллану ягыннан үзебезнең республикада җитештерелгән продукциягә өстенлек бирсен. Супермаркетлар чит төбәкләрдә җитештерелгән азык-төлек белән тулы. Башкортстан кулланучысы "Баймак кымызы", "Шафран чиясе" кебек брендлар турында ишеткәне дә юк. Яңа елда кибетләр киштәләренә урында җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын кертү өстендә ныклы эш алып барылачак. Кызганычка каршы, проблемалар да юк түгел. Авылларда эшләрлек кешеләрне үзе тирәсендә туплап, эш җәелдерергә атлыгып торган, инициативалы кешеләр сирәк. Андый кешеләрне эзләячәкбез һәм табачакбыз. Чөнки авыл хуҗалыгында яңа шартларда эшләргә сәләтле кешеләрне бүген тапмасак, биш елдан соң булачак. Авыллар бетәр, тик җирләр буш тормас. Анда бөтенләй чит илләрдән килеп эшләрләр. Без моңы юл куярга тиеш түгелбез. Бу яклап безгә матбугат чаралары ярдәмгә килә ала. Урыннардагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Русия күләмендә киңрәк таныту кирәк. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайты шушы мөмкинлекнең берсе. Булдыклы эшкуар һәм аның эше турында язма басылды исә , ул шундук башка мәгълүмат чараларында, инвесторларда һәм башкаларда кызыксыну уятачак. Үзегезнең райондагы аграр сәнәгать комплексы тормышыннан кызыклы язмалар көтәбез,--диде БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов киңәшмәдә катнашучы төп контингентка мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә катнашкан районнар вәкилләренә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайты белән турыдан-туры эшләү хокукы бирелде. Һәр журналист яки район Хакимияте вәкиле үзенең районы аграр сәнәгать комплексы тормышындагы яңалыкларны сайтка урнаштыра алачак.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы