Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2017, 13:28

Рөстәм Хәмитов: Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча Башкортстан илнең иң яхшы 10 төбәге исәбендә

"Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исәбендә.


"Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исәбендә.


Әмма бу индустриаль нигез дөнья икътисады үсешенең инновацион юнәлешенә тулысынча җавап бирми. Ясалма интеллект, био- һәм нанотехнологияләр, робот техникасы, виртуаль чынбарлык һәм геннар инженериясе, уникаль сыйфатларга ия материалларны, яңа энергия чыганакларын, аны саклау һәм тапшыру ысулларын файдалануга нигезләнгән бүген формалашучы яңа технологик тормыш тәртибе сәнәгать җитештерүен һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрен модернизацияләү зарурлыгын билгели.


Икътисадның яңа сыйфатына илтүче төп фактор – хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше. Башкортстан алты сынау төбәге исәбендә тиешле федераль программага керәчәк. Бу күрсәткечне 2025 елга, анда катнашучы предприятиеләрнең кимендә 30 процентка арттыруны күзаллап, мондый төрдәге төбәк программасын булдыру мөһим",— диде Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы Дәәүләт җыелышы—Корылтай депутатларына еллык мөрәҗәгатьнамәсендә. .
Читайте нас: