Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2017, 17:05

Борай, Балтач районнары авыл җирлекләре башлыклары Түбән Карыш авылында очрашты

Муниципальара хезмәттәшлекне үстерү чикләрендә ике район — Балтач һәм Борай районнарының авыл җирлекләре башлыклары Түбән Карыш авыл җирлегенең Түбән Карыш авылына җыелды.

Муниципальара хезмәттәшлекне үстерү чикләрендә ике район — Балтач һәм Борай районнарының авыл җирлекләре башлыклары Түбән Карыш авыл җирлегенең Түбән Карыш авылына җыелды.
Биредә шушы җирлек территориясе социаль инфраструктурасын баланслы үстерү турында сөйләшү максаты очраштырды ут күршеләрне.
Түбән Карыш авыл мәдәният йортына „Түгәрәк өстәл” артына җыелган авыл җирлекләре башлыкларын Балтач районы Советы Секретаре Расих Акберов сәламләде һәм эшлекле сөйләшүнең ике як өчен дә файдалы булуын теләде.
Үзара хезмәттәшлек итүгә беркетелгән авыл җирлекләре башлыклары үзләре, җирлекләре, башкарылган эшләре белән таныштырдылар.
Борай районы Советы Секретаре Гимер Нуртдинов җитәкчелегендә Балтачка килгән борайлылар ут күршеләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, ачыктан-ачык сөйләшүгә җанлылык керттеләр. Ә сораулар күп авыл җирлекләре башлыкларында. Әйтик, авылларда бүген кооперативлар төзү бурычы тора. Ул урыннарда ничек оештырыла? Район юл фондыннан акчалар ничек бүленә? Авыл урамнарын тигезләү ничек оештырыла? Урындагы башлангычлар программасы ничек башкарыла? Бу чарада халык ничек катнаша?
“Түгәрәк өстәл” артында үткән сөйләшүдән соң ике авылның үзешчән сәнгать осталары кунакларга матур концерт программасы тәкъдим итте. Аннары чарада катнашучылар авыл җирлегендә эшләнгән объектларда булдылар. “Бахан” чишмәсендәге матурлыкка сокландылар, авыл мәчетендә булдылар, “Иң матур йорт” район бәйгесендә җиңү яулаган Әлфия һәм Марат Солтаншиннар йортындагы матурлыклар белән таныштылар. Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта булып, учреждениегә истәлекле бүләк тапшырдылар. Республикадан читтә дә билгеле “Карыш суы”н шешәләргә тутыру цехындагы шартлар белән танышудан да канәгать калды кунаклар.
Очрашу барышында көндәлек килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары барланды, киләчәккә планнар турында сүз алып барылды.
Азактан мондый сөйләшүнең әһәмиятен тагын да арттыру өчен алдагы айларда алмаш очрашулар үткәрергә, Борай җирендә очрашырга килешенде.
Читайте нас: