Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фәрит Ганиев балтачлылар белән очрашты.
Бу чарага район Советы аппараты, район Хакимияте башлыгы урынбасарлары, бүлек начальниклары, белгечләр, район үзәгендәге әйдәүче оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, җирле биләмә башлыклары җыелган иде.
Сөйләшү диалог формасында барды.
Тәүге сорау белән запастагы хәрби, тренер Айрат Йосыпов мөрәҗәгать итте. Айрат Хатип улы район үзәге Иске Балтачта бер бинада спорт комплексы (балалар сәнгате мәктәбен, балалар иҗаты үзәген кертеп) төзү проблемасын күтәрде.
Әлеге мәсьәләгә төзелеш, икътисад, яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин ачыклык кертте. Балалар сәнгате мәктәбе бинасы иске булу сәбәпле, быелдан вакытлыча район мәдәният сараендагы бүлмәләргә күчерелде. Яңа бина төзү эше кузгатылып күп тапкырлар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караганнар. Районда китапханә бинасы төзелеше өчен бүленгән җир мәйданы бар. Ике учреждениене бер түбә астында урнаштыру мәсьәләсе дә каралган. Әмма күзәтчелек итү органнары моңа рөхсәт бирмәгән. Сәнгать мәктәбе өчен яңа проект эшләргә киңәш ителгән. Берничә көн элек районда гражданнарны кабул иткән республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Николай Хорошилов әлеге мәсьәләне карарга вәгъдә иткән.
Төзелеш эшләренә килгәндә, Штәнде авылында яңа мәктәп бинасы Башкортстанның 100 еллыгына төзеләчәк объектлар исемлегенә кертелгән. Әлеге вакытта проектлау эшләре алып барыла. 2018—2019 елларда объект төзелеп файдалануга тапшырылачак.
Депутат белән очрашу барышында район активы активлык күрсәтте. Район Советы Секретаре Расих Акберов урындагы әһәмияткә ия мәсьәләләрне күтәрде. Ул авыл җирлекләре башлыкларына кагыла. Күзәтчелек итү органнары урындагы җитәкчеләргә карата штраф санкцияләрен кулланалар. 131 санлы Федераль законның эшләнеп бетмәгән якларына турыдан-туры кагылган бу проблеманы Дәүләт Думасы депутатлары гына хәл итә ала.
Пенсиягә чыгу яшен күтәрү, хезмәт хакының минималь күләме һәм яшәү минимумының ни өчен аерылуы турында да сораулар юллады балтачлылар депутатка.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов соңгы елда күпләрне борчуга салган үзгәреш — бюджет учреждениеләрендә эшләгән техник һәм хезмәтләндерү персоналын аутсорсингка күчерүнең кире якларын конкрет мисаллар ярдәмендә сурәтләде һәм бу „яңалык”ның авыл җирендә урынсыз булуын исбатлады.
Очрашуның соңында Фәрит Глүс улы Рөстәм Вәлиевка Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын, „Бердәм Русия” Партиясе сафларын тулыландырган балтачлыларга партия билетларын тапшырды.
Көннең икенче яртысында депутат гражданнарны кабул итте. Исемлеккә язылган, төрле авыллардан килгән кешеләрнең күпчелеге пенсионерлар иде. Юлларга капиталь ремонт, пенсия күләменең аз булуы, суд приставлары эшчәнлегенә, җир мәсьәләсенә кагылышлы сораулар, эчәр су белән тәэмин итү өчен тикшерү эшләре алып баруны алдагы елга республиканың адреслы инвестиция программасына кертү, хәрби хезмәт үтүгә бәйле документларны юллауда булышлык күрсәтү, авылларны газлаштыру, Танып башкортларының 1000 еллык тарихын раслау буенча комиссия булдыру, авария хәлендәге торактан күчерү, районда спортны үстәрүне финанслау, башка мәсьәлә һәм сораулар белән мөрәҗәгать итте балтачлылар Фәрит Глүс улына. Иске Балтач авылыннан пенсия яшендәге Рәфит Харисов „Сугыш чорында туган балаларга нинди льготалар, ярдәм күрсәтелергә мөмкин?” дигән сорауны күтәрде.
Төштән соң Фәрит Ганиев Богдан авыл җирлегенең Иске Тимкә авылында булды. Иске Тимкә авыл мәдәният йортының тамаша залы „Бердәм Русия” Партиясе алып барган „Балалар спорты” проекты чикләрендә профиле үзгәртелеп, урындагы урта мәктәп укучылары өчен спорт залы итеп җиһазланды. Объектта эш төгәлләнеп, ул файдалануга тапшырылды. Фәрит Глүс улын укучылар сәламләп, гимнастика ягыннан осталыкларын күрсәттеләр.