Район Хакимиятенең утырышлар залында „Бердәм Русия” Партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә партиянең райондагы 46 башлангыч бүлекчәсеннән күрсәтелгән 46 делегат катнашты.
Партиясенең урындагы бүлекчәсе Секретаре Расих Акберов „Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси Партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсе эшчәнлеге йомгаклары турында” доклад белән чыкты.
Докладта узган чоргы эшчәнлеккә анализ ясалды. Бүгенге көндә районда 594 кешенең „Бердәм Русия” Партиясе әгъзасы булып торуы, „Бердәм Русия” Партиясеннән республканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Шамил Шәрипов һәм Фәнил Таепов инициативасы белән эшләнгән, 2015 елдан урыннарда тормышка ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты чикләрендә башкарылган эшләр, тиздән гамәлгә кертеләчәк башка проектлар, башлангыч бүләкчәләрдә партия әгъзаларының сафлары ишәюе, инициативалы яшь, актив кешеләрне киләчәктә партия сафларына тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәклеге турында әйтелде.
Алдагы елның 18 мартында РФ Президентын, ә көзгә республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлау көтелә. „Бердәм Русия” Партиясе конкурентлыктан курыкмаган, илдә демократия үсешенә булышлык иткән Партия. Җәмгыятьнең сәяси тормышында яшь гражданнарга катнашу мөмкинлеге бирү максатыннан Партиянең Төбәк сәяси светы утырышында 2017 елның 18 ноябреннән 2018 елның 28 февраленә кадәр Яшьләр праймеризы үткәрү турында карар кабул ителгән.
—Безнең район яшьләренә дә алдан тавыш бирүдә актив катнашырга кирәк, — диде Расих Фәйзелкавый улы.
Конференция барышында партиянең урындагы бүлекчәсенең эше канәгатьләнерлек дип табылды. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә каралып карар кабул ителде.
Партиянең Уставына ярашлы, Партиянең төбәк сәяси советы белән килешенеп, урындагы сәяси советның составы 9 кешедән билгеләнгән. Партия Уставының аерым пунктына ярашлы, урындагы сәяси советның составы ел саен бер кешегә яңартылып торырга тиеш. Урындагы сәяси советның бер әгъзасы яшәү урынын үзгәртүгә бәйле, аның урынына Илгиз Фәтхинуровның кандидатурасы күрсәтелде һәм хупланды. Ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илгиз Фиат улы партиянең урындагы сәяси советы әгъзасы итеп сайланды.
Аннары „Бердәм Русия” партиясенең агымдагы елның 5 декабрьдә үтәчәк Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат сайланды. Конференция барышында делегат итеп урындагы сәяси совет әгъзасы Рөстәм Вәлиевны сайларга дигән тәкъдим хупланды һәм ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан делегат итеп сайланды.
Конференциянең соңында партия эшен башкару һәм аны камилләштерүдәге уңышлары, Партиянең абруен күтәрүгә салган өлешләре өчен урыннардагы бүлекчә секретарьлары Радиф Әхияров, Илгиз Фәтхинуров, Пётр Абдулов, Рөстәм Вәлиевларга „Бердәм Русия” Партиясенең урындагы бүләкчәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.