Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 ноябрь 2017, 12:59

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы комитеты конференциясе үтәчәк

24 ноябрь көнне районда “Бердәм Русия” партиясенең урындагы комитетының конференциясе үтәчәк. Урыннарда партиянең башлангыч оешмаларында отчёт җыелышлары бара. Аларның эшендә партиянең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев та катнаша.

Иске Янбай авыл җирлегенә караган өч (Уразай, Бигелде, Иске Янбай), Богдан авыл җирлегенең ике (Богдан, Иске Тимкә) авылында башлангыч оешмалар эшли.
Илнур Хатиб улы башкарылган эшләр, районда тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде, алга билгеләнгән бурычларга тукталды.
Җыелыш барышында район конференциясенә делегатлар сайланды, партиягә кабул ителгән яңа әгъзаларга партия билетлары тапшырылды.