Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 октябрь 2017, 13:19

Бүген Сәяси реперессияләр корбаннарын искә алу көне

1953елга кадәр СССРда сәяси мотивлар буенча 4 миллионнан артык кеше хөкем ителгәнлеге билгеле.


Тоталитар режимнан зыян күрүчеләрнең төгәл саны билгесез. Чөнки репрессияләнүчеләрнең күпләре исәпкә алып тормый да юк иткәннәр.
1953елга кадәр сәяси мотивлар буенча 4 миллионнан артык кеше хөкем ителгәнлеге билгеле. Аларның 700 меңгә якыны атып үтерелгән. Җәза үтәү урыннарына җибәрелгән кешеләр саны 4,7 миллионга якын. Репрессияләрнең иң күпләп зыян китергән чоры 1937–1938нче елларга туры килә. Ул елларда гына 1,3 млн. кеше нехөкем иткәннәр. СССР белән И.В. Сталин җитәкчелек иткән елларда 16 яшькә кадәр 970182 бала репрессияләнүе дә билгеле. .
1991нче елда “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында” РСФСР Законы кабул ителә. Закон РСФСР территориясендә 1917нче елдан башлап хөкем ителгән барлык репрессия корбаннарын реабилитацияләү, аларның гражданлык хокукларын кире кайтару максатын куйды.
Читайте нас: