Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 июль 2017, 12:54

„Башкортстанда азык-төлек кытлыгы булмаячак”

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкортстанлыларга азык-төлек кытлыгы булачак, дип шөбһәләнергә урын юк дип исәпли.


Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкортстанлыларга азык-төлек кытлыгы булачак, дип шөбһәләнергә урын юк дип исәпли.
—Үзебездә җитештерелгән сөт тә, ит һәм ашлык та булачак,— диде Рөстәм Хәмитов "БСТ" һәм "Россия 24" телеканналлары журналистлары белән әңгәмәләшкәндә.
Чынлап та, быелгы һава шартлары республикада азык-төлек хәвеф-хәтәре тудырмасмы, азык-төлек бәяләре күтәрелүенә китермәсме, дип шөбһәләнүчеләр күп. Ә куллану базарында кире якка үзгәрешләр күзәтелгән очракта, республика азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итәргә әзерме. Бер журналист Республика Башлыгына шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
—Моңа кадәр авыл эшчәннәрен корылык сынап килсә, бу ел чамадан тыш явымлы килүе белән аграрийлар эшендә кыенлыклар тудырды. Республиканың 13 районында, басуларда туфрак чымыдын тыш дымлану сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан иттек. Чөнки беркадәр мәйданда чәчүлекләр юкка чыкты. Ул басуларда инде берниндли чара күреп булмаганлыгы күренеп тора. Шул ук вакытта безнең 3 миллион тонна ашлык җыеп алу мөмкинлегебез бар. Алдагы көннәр җылы торганда, республика басуларыннан 2,5-3 миллион тонна ашлык җыеп алыначагына ышаныч зур. Азык-төлек хәвефсезлеге ягыннан безне чамадан тыш авыр ел көтә дип әйтергә хакыбыз юк,—диде Рөстәм Хәмитов, бары да уңышлы булачагына ышаныч белдереп.
Һава шартларын исәпкә алганда, республикада терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә дә проблемалар булыр кебек иде. Ләкин аграрийлар явымсыз торган көннәрдә тик ятмый. Инде республика буенча күпьеллык үлән басулары мәйданнарының 80 процентыннан уңыш җыеп алынган. Күпьеллык үлән басуларының икенче уңышын җыеп алырга да өмет бар. Терлекчелек объектларын ел ярым вакытка җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин иттү бәрычы куела.
Шул ук вакытта аграрийлар страховкалау культураларын киңрәк мәйданнарда чәчү ягында. Арыш, уҗым бодае елның-елында коткарып килә. Бу ел уңышы өчен алар 400 мең гектарда урнаштырылган иде. Ә быел көз айларында уҗым культураларын 600 мең гектарда урнаштыру планлаштырыла.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, август аена һәр елдагыча өч бурыч б илгеләнә. Ул да булса терлек азыгы хәзерләүне дәвам итү, уҗым культуралары чәчү эшләрен җәелдерү һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгу...

Чыганак: glavarb.ru.

Читайте нас: