Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 декабрь 2016, 14:04

Ә сез дәүләт хезмәтләреннән файдаланасызмы?

Дәүләт хезмәтләре порталын нинди дә булса информация яки хезмәтләндерү төрләреннән файдалануда дәүләт хезмәтләренең гомум һәм төбәк сайтларында кулланучыларны тану һәм идентификацияләүнең бердәм системасы дип карау дөрестер.

Алдагы томышны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Район Хакимиятенең торак үсеше, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм муниципаль хезмәтләр бүлеге техник-программисты Дамир Әхәтов балтачлыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теркәлү, порталга керүне раслау һәм тергезүдә ярдәм күрсәтә.

Агымдагы елда белгеч Дамир Фәнис улына 236 балтачлы мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 110 кеше теркәлү үткән, 34е порталга керүне тергезгән, 92 кеше теркәүдәге соңгы этапны үткән.

Ә сез бу портал хезмәтләреннән файдаланасызмы?

Читайте нас: