Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 ноябрь 2016, 13:39

Ил Президентын сайлауга әзерлек башланды

Ил Президенты В. Путинның Дәүләт Думасына сайлауларны ачык һәм гадел үткәрергә дигән таләбе Башкортстанда бер каршылыксыз тормышка ашырылды. Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко Дәүләт Думасына сайлауларны йомгаклау буенча үткәрелгән киңәшмәдә белдерде.

—Без республикадагы сайлау системасының эшен күзәтеп бардык — ул ярыйсы ук җитди һәм гадел булды, — дип билгеләде Евгений Шевченко. — Башкортстанның сайлау системасы дәүләт башлыгы куйган бурычны тулысынча башкарып чыкты.

Шул ук вакытта Мәскәү кунагы “кайбер участокларда закон бозу очраклары теркәлүен, әмма аларның саны, участокларның һәм сайлау комиссияләренең күләменнән чыгып бәһалаганда, бер проценттан да артмавын” белдерде.

— Иң мөһиме, республиканың сайлау комиссиясе шикатьләрне, хокук бозганнарны якларга тырышмады, ә, киресенчә, җитди нәтиҗәләр ясады, бу кимчелекләрнең башкача кабатланмавын хәстәрләде, — диде ул.

Алда исә тагы да катлаулырак сәяси вакыйга көтә — Русия Президентын сайлау. 2018 елда үтәчәк чарага әзерлек башланды да инде. Евгений Шевченко әйтүенчә, бу уңайдан сайлау системасына бик күп яңалыклар кертү көтелә, ул сайлау участокларында видеокамералар куюдан башлап протоколлар тутыруга кадәр кагылачак.

Читайте нас: