“Реаль эшләр” проекты акчасына Штәнде биләмәсендә, Мата авылы клубы түбәсе ябылды.
Аны яңгырлы көннәр булуга карамастан авылның тырыш, актив егетләре тиз арада яптылар.
Ялил Суфияров, Фирдус Нәбиуллин, Айнур Сәлихов, Илшат Хәмитов, Фәрит Солтанов, Надир Фәрхетдинов эшне җиренә җиткереп төгәл башкардылар.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр да аз дип юкка әйтмиләр шул. Булдыклы эшсөярләргә һава торышы да комачауламады. Афәрин!