Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
26 октябрь 2022, 09:17

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны реконструкцияләү төгәлләнү алдында

1941-1945 елларда Сәйтәк авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны реконструкцияләү барышы белән район җитәкчелеге танышты.

"1941-1945 елларда Сәйтәк авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны реконструкцияләү барышы белән таныштык. Эшләр «Реаль эшләр» проекты кысаларында һәм халык ярдәме белән үткәрелә. Обелиск яңартылды, яңа мемориаль такталар ясалды, мәйданчык төзекләндерелде… Мемориаль комплексны тантаналы рәвештә 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ачарга планлаштырабыз. Авылда яшәүче һәркем чарада катнашырга тырышыр дип ышанам"—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге шәхси профилендә.

Башланган эш—беткән эш, дип халыкта юкка гына әйтелми бит. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каһарманлыгы онытылмаган, аларның исемлеге тактаташта бу турыда озак еллар хәбәр итәр. Горурланырлык буын вәкилләре онытылмас та.

 

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны реконструкцияләү төгәлләнү алдында
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны реконструкцияләү төгәлләнү алдында
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: