Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
28 гыйнвар 2022, 16:17

Башкортстанда “Реаль эшләр” проектын финанслауга 245 миллион сум акча бүленәчәк

Республика парламентарийлары белдердерүенчә, быел «Реаль эшләр» проекты кысаларында 700дән артык сайлаучы наказы үтәләчәк.

БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов китергән мәгълүмат буенча, проектны финанслау күләме 245 миллион сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 225 миллион сум — региональ бюджеттан, 18 миллионы — муниципаль бюджеттан, калган ике миллионы бюджеттан тыш чыганаклардан бүленәчәк.

Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, кайбер елларда 1000нән артык сайлаучы наказы гамәлгә ашырылган. Хәзер район һәм шәһәр халкы, нигездә, депутатларга зур кертемнәр таләп итә торган сораулар белән мөрәҗәгать итә.

– Һәр мөрәҗәгать буенча уртача эш хакы артты, мөрәҗәгатьләр дә азайды, - дип шәрехли фактны халык ышанычлысы.

Әлеге вакытта “наказлар портфелендә” мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, китапханәләрнең, мәдәният йортларының, фельдшер пунктларының матди базасын ремонтлау һәм ныгыту (наказларның 43 проценты), территорияләрне төзекләндерү (30 проценты) өстенлек итә. Күп кенә наказлар спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле.

Төбәк парламенты Вице-спикеры гражданнарның теләкләренә игътибар юнәлтте. Әйтик, проектны тормышка ашыруның беренче елларында халык спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыруны сораган иде, хәзер андый сораулар азрак. Бу берничә ел эчендә әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерә алдык, һәм күпчелек ишегалларында мәйданчыклар төзелде, дигән сүз.

– Бу — бөтен ил өчен үрнәк, - диде парламентарий. - Барысы да безнең тәҗрибәбез белән соклана, әмма әлегә Оренбург өлкәсе генә аны өлешчә ала алды. Башка төбәкләрдә мондый проектларны гамәлгә кертү әлегә килеп чыкмады. Бу вакыт эчендә ул урыннарда проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулына әверелде, республика халкына үзен яхшы яктан күрсәтте, аңа ихтыяҗ зур.

Башкортстанда “Реаль эшләр” проектын финанслауга 245 миллион сум акча бүленәчәк
Башкортстанда “Реаль эшләр” проектын финанслауга 245 миллион сум акча бүленәчәк
Автор:
Читайте нас: