Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
22 июль 2021, 13:30

Уртак көч белән

 "Атайсал" проекты кысаларында "Көмьязы авылындагы Совет һәм Октябрь урамнары арасында тротуарны төзекләндерү" проекты төгәлләнде. #атайсал #благоустройствосела #балтачевскийрайон #Кумьязы

Уртак көч белән
Уртак көч белән

 

 "Атайсал" проекты кысаларында "Көмьязы авылындагы Совет һәм Октябрь урамнары арасында тротуарны төзекләндерү" проекты төгәлләнде. Проектны авыл халкы үзләре оештырды. Алар җәмәгать урынын төзекләндерүгә 400 мең сумнан артык акча җыйганнар һәм өмәләр вакытында «Хәнифә» мәчете янындагы тротуарны үз көчләре белән төзегәннәр. 2,4 м киңлектәге һәм 215 м озынлыктагы юл Октябрь һәм Совет урамнарын тоташтыра. Тротуар бордюр белән җиһазландырылган, урамнар ягыннан койма һәм калиткалар төзелгән, эскәмияләр урнаштырылган. Мәчет бинасы тирәсендәге кара җир белән әйләндереп алынган, булачак чәчәк клумбалары өчен махсус урыннар әзерләнгән.

 

Чыганак

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: