Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
9 сентябрь 2020, 19:00

Балтачта “Чәчәкләр бәйрәме” үтте

Район оешуның 90 еллыгында район үзәге Иске Балтач авылында “Чәчәкләр бәйрәме” үтте.

Район оешуның 90 еллыгында район үзәге Иске Балтач авылында “Чәчәкләр бәйрәме” үтте.
Оештыручылар белдерүенчә, бу чара ике этапта үткән. Икенче этабында мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, оешмалар үзләренең композияцияләрен, гөлләмәләрен тәкъдим иткәннәр.
Чара туган районыбызның 90 еллык юбилеена багышланган.
Барлык чарада катнашучыларны тәбрикләп районның хатын-кызлар советы рәисе Элена Биктубаева чыгыш ясады.
—Районыбыз хезмәт сөйгән кешеләре белән данлы. Матур чарада катнашкан барлык коллективларга рәхмәт белдерәм. Сезнең тырышлык белән районыбыз күркәмләнә, елдан-ел төзекләнә. Туган районыбызның 100е ллык юбилеен да лаеклы каршылыйк, — диде Элена Альберт кызы.
Чуртанлыкүл авылында гомер кичерүче, күп чәчәкләр үстерү остасы Римма Гәрәева шушы эшнең нечкәлекләре турында сөйләде.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгыш ясап җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Үзәкләштерелгән китапханә системасы — беренче, Югары Карыш урта мәктәбе — икенче һәм Мата авыл клубы өченче урынга лаек дип табылды.
Оешма һәм учреждениеләр арасында ветеринария станциясе һәм үзәк район хастаханәсе — беренче, район мәдәният сарае һәм район Хакимияте — икенче, “Миләшкәй” һәм “Теремок” балалар бакчалары өченче урын белән билгеләнде.
Газим Талипов фотолары
Читайте нас: