Заказчы аукционы Көнтүгеш авылына автомобиль юлын төзиячәк предприятиене билгеләде, дип хәбәр итә дәүләт сатып алулары (госзакупки) сайты.
Аукцион үткәрү турында мәгълүмат 2020 елның 28 июлендә басылып чыккан.
Аукционда 3 компания катнашкан:
Җавыплылыгы чикләнгән "БАШАЛЬЯНССТРОЙ" җәмгыяте;
"БАШКИРАВТОДОР" акционерлар җәмгыяте;
Җаваплылыгы чикләнгән "УФА ГАЗ КОМПАНИЯСЕ" җәмгыяте.
Аукционның җиңүчесе дип "БАШАЛЬЯНССТРОЙ" җәмгыяте (Уфа шәһәре) танылды, ул 128 854 128,20 сумга 10,5% дисконт белән эшләр башкарырга риза булды.
Эшләр Башкортстан Республикасы һәм Балтач районы бюджеты хисабына финансланачак.
Эшләрне 2021 елның 30 октябренә төгәлләргә кирәк булачак, дип яза чыганак.