Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
20 июль 2020, 18:30

Авылның киләчәге өметле

Халык соравын хуплап, Урта Елга hәм Ташлы Елга авылларын тоташтырган юл, Түбән Сикияз һәм Урта Елга авылларының урамнары ремонтланды.

Буыннан-буынга күчеп килән „Юл газабы – гүр газабы”, дигән әйтем бар халкыбызда. Хәер, соңгы елларда юл төзелешен үстерүhәм уңайлы, имин инфраструктура булдыру өлкәсендә зур эш алып барыла.
Урта Елгалылар өчен юлсызлык озак еллар дәвамында иң зур мәсьәләләрнең берсе иде. Ниhаять, авыл халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты. 2020нче елның гыйнвар аенда юлсызлыктан җәфа чиккән авыл халкы район Хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Тиз арада халык соравын хуплап, „Башкортстан Республикасы территориясендә автомобиль юлларын үстерү” программасы кысаларында Урта Елга hәм Ташлы Елга авылларын тоташтырган юл ремонтланды. Вил Шафиков җитәкчелегендәге районның „Ремстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан башкарылды бу эш, мастер Рифат Хафизов юл төзекләндерү процессын контрольдә тотты.
Түбән Сикияз авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан авыл урамнарын төзекләндерүөлкәсенә зур игътибар бүленә. Түбән Сикияз авылында „Дуслык” урамы (130метр), „Рамиль Хаков” урамы (223метр), Урта елга авылында „Үзәк” урамы (130метр), „Цветочная” урамнарында 253 метр ара төзекләндерелде. Урамнарны башта балчык салып, тигезләделәр, акташ hәм ком катламы түшәделәр. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә район Хакимияте башлыгының төзелеш hәм тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин зур көч салды. Ике авыл арасын тоташтыручы юлны ремонтлау өчен республика бюджетыннан, ә авыл урамнарына авыл биләмәсе хакимияте бюджетыннан акча бүленде.
Авыл халкы район Хакимиятенә, авыл биләмәсе хакимиятенә, бу эшне башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын салган юл ремонтлау өлкәсендә хезмәт куйган эшчәннәргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Урта Елга авылы бердәм, тырыш халкы белән аерылып тора. Авылда бары тик 18 генәйорт булуына карамастан, бу авылдан барлыгы 15 бала Түбән Сикияз мәктәбенәйөреп укый. Аларны көн саен мәктәп автобусы йөртә. Язгы-көзге пычырак вакытларда юлсызлык авыл халкына зур кыенлык китерә иде. Авылда эш сөючән, бар яктан да булдыклы халык яши: мал-туар асрыйлар, бал кортлары үрчетәләр, бакчаларында мул итеп яшелчә-җимеш үстерәләр. Күптән түгел күмәк көч белән зират киртәләрен төзекләндерделәр. Туган җир, түган авыл дип, җан атып яши алар. Авылда үсеп килгән яшь буынны күреп, күңел сөенә, авылның якты киләчәгенәөмет чаткылары уяна.
hәркайсыбызга, бу юлларның игелеген күрергә насыйп булсын. Юл ремонтлау өлкәсендә эшләүчеләргә авыр хезмәтләрендә зур уңышлар юлдаш булсын.
Ямил ИСЛАМОВ,
Урта Елга авылы имам-хатибы.
Читайте нас: