Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
10 июль 2020, 14:11

Авыл халкы соравын хуплап…

Июнь аенда Шәвьяды выл биләмәсендә „Бердәм Русия” сәяси партиясенең „Реаль эшләр” проекты кысаларында „Агропартнёр” җәмгыяте кыска гына вакыт эчендә удмурт зиратына бара торган юлда елга аша тимер-бетон материалы белән күперне төзү эшен башкарып чыкты.

Районыбызның иң матур табигать кочагының берсендә урнашкан Шәвьяды авыл биләмәсе дүрт авыл халкын берләштерә. Авыл биләмәсе бердәм, тырыш, күп милләтле халкы белән дан тота. Татар, мари, удмурт халкы бер-берсенә ярдәмләшеп, элек-электән тату, аралашып яши матур гомер кичерә биредә. Төрле чараларда да бердәм, актив катнаша алар.
Соңгы елларда авыллар язмышын яктырту өстендә район Хакимияте, авыл биләмәсе советы күп кенә эшләр башкардылар. Мәсәлән, Шәвьяды авылында электр челтәре төзекләндерелде, яктырткычлар куелды. Гагарин hәм Чапаев урамнарына косметик ремонт үткәрелде. Авыл тагын да матурланып, ямьләнеп китте.
Тормыш булгач, авыл кешеләре генә башкарып чыга алмаган эшләр дә килеп чыга. Шундый эшләрнең берсе булып, халык телендә, удмурт зиратына бара торган юлда елга аша чыгу өчен күпернең булмавы борчый иде. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда халык күп кенә кыенлыклар кичереп, зиратка урау юл аша үтеп барырга мәҗбүр иде. Шушы мәсьәләне хәл итү йөзеннән җыелышларда берничә тапкыр сүз күтәрелде. Быел халык җыелышында ул күперне төзергә карар кабул ителде. Июнь аенда „Бердәм Русия” сәяси партиясенең „Реаль эшләр” проекты кысаларында бу изге гамәл тормышка ашырылды. Шәвьяды выл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов Альберт Арсланов җитәкләгән „Агропартнёр” җәмгыяте белән килешү төзеде. Бригада кыска гына вакыт эчендә елга аша тимер-бетон материалы белән күперне төзү эшен башкарып чыкты.
Без, удмурт халкы, шушы башлангычларны аклаган, хуплаган өчен район Хакимияте авыл биләмәсе җитәкчелегенә hәм күперне төзүче „Агропартнёр” җәмгыяте егетләренә йөрәк түреннән чыккан чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Киләчәктә авылларыбыз тагын да матурланыр, ямьләнер дигән ышанычта калабыз.
Валдиян БАДАМШИН .
Читайте нас: