Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
27 Май 2020, 11:23

Уфада Комсомол урамы буенча участокны икенче июньгә кадәр яптылар

Уфада Комсомол урамын реконструкцияләү дәвам итә. Галле урамыннан СССРга 50 ел урамына кадәрге участокта дүрт полоса Уфада агымдагы елның икенче июненә 24.00 сегатькә кадәр ябылачак.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Уфада Комсомол урамын реконструкцияләү дәвам итә. Галле урамыннан СССРга 50 ел урамына кадәрге участокта дүрт полоса Уфада агымдагы елның икенче июненә 24.00 сегатькә кадәр ябылачак.
«Аерым алганда, биредә юл эшчеләре яңгыр сулары коллекторын төзү һәм газүткәргеч урнаштыру буенча эшләр алып баралар. Элек әлеге участок юл йөрү өлеше буенча хәрәкәт өчен ябылган иде. Юл эшләре башкарганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатларында автотранспорт хәрәкәтен дүрт юл полосасы буенча тулысынча ябарга дигән карар кабул ителде», — дип хәбәр итә Уфа мэриясе матбугат хезмәте.
Комсомол урамын реконструкцияләү 2019 елда ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башланган иде. Эшләрне тәмамлау 2021 ел ахырына планлаштырылган. Комсомол урамы реконструкция тәмамланганнан соң 3,84 км озынлыкта Октябрь проспектының «дублеры» булачак. Дүрт полосалы хәрәкәт алты полосалыга әйләнәчәк. Төзүчеләр сүзләренә караганда, юлның үткәрү мөмкинлеге кимендә бер ярым тапкырга артачак.
Читайте нас: