Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
5 сентябрь 2018, 12:07

„Реаль эшләр” проекты чикләрендә Шәвъяды авыл җирлегендә ике тукталыш павильоны эшләнде

Соңгы дүрт елда республикада, районда тормышка ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты чикләрендә Балтач җирендә йөзгә якын объект эшләнде.

Соңгы дүрт елда республикада, районда тормышка ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты чикләрендә Балтач җирендә йөзгә якын объект эшләнде.
Ел саен һәр авыл җирлегенә караган бер авылда халык фикерен өйрәнеп беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә ачыклана һәм зур булмаган вакыт аралыгында гамәлгә ашырыла.
Саный китсәң, авылларда гомум куллану максатларында коелар казылды, зират рәшәткәләре яңартылды, чишмәләр төзекләндерелде, күрше авылларда белем алган мәктәп укучыларына мәктәп автобусын көткәндә җил-яңгырлардан ышыклану өчен тукталыш павильоннары эшләнде.
Шәвъяды авыл җирлегенең ике авылы — Тибел һәм Күзәйдә узган елда шундый павильоннар эшләнгән иде, Шәвъяды белән Текәндә быел автобус тукталышлары булдырылды.
Беренче сентябрь көнне объект файдалануга тапшырылды. Балаларның шатлыгын уртаклашырга ата-аналар, өлкән яшьтәгеләр, сабыйлар җыелды.
— Яңа уку елы нәтиҗәле булсын. Ә сез, балалар, илебез өчен файда китерерлек кешеләр булып үсегез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Бүген сыйфатлы белем таләп ителә. Тырышып укыгыз. Сезнең киләчәкне кайгыртып эшләнгән изге эшкә җавап итеп яхшы тәртип, матур уңышлар белән сөендерегез, — диде чарада катнашкан „Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев
Бетон плитәләр өстенә урнаштырылган, профильгә ныгытылып, профнастил белән тышланган павильоннар эченә эскәмияләр дә эшләп куйганнар.
—Явымлы көннәрдә балаларның ачык һава астында автобус көткәннәрен күреп йөрәк әрни иде. Бер проблеманы булса да хәл итә алдык. Бу эшкә балалар үзләре дә, ата-аналар да бик сөенде. Зур эш булмаса да, бик кирәкле эш иде, — ди Шәвъяды авыл җирлеге башлыгы Флүр Акберов.
Ике павильонны эшләтүгә 50 мең сумнан артык акча тотынылган.
Узган елларда Тибел, Күзәй авылларында шушы проект чикләрендә бүленгән акча исәбенә казылган коелар да халыкка хезмәт итә.
—Авылларда хәл итәсе мәсьәләләр бар. Безнең теләк — алдагы елларда да әлеге проект дәвам итсен һәм халыкка озак еллар хезмәт итәрлек яңа объектлар эшләүгә юл ачсын, – ди Флүр Фәйзелкави улы.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: