Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
28 август 2018, 11:22

Иске Балтач авылында урам утлары яктырак янар

Иске Балтач авыл җирлегенә караган Иске Балтач авылында „Реаль эшләр” проекты чикләрендә урамнарны яктырткан утлар 28 ноктада энергия саклый торган лампаларга алыштырылды.

Иске Балтач авыл җирлегенә караган Иске Балтач авылында „Реаль эшләр” проекты чикләрендә урамнарны яктырткан утлар 28 ноктада энергия саклый торган лампаларга алыштырылды.
Әлеге вакытта кулланышта булган лампалар сәгатенә 250 ватт электр энергиясе сарыф итсә, яңалары 62 ватт сарыф итәчәк. Экономия дүрт тапкырдан артыграк дигән сүз. Яктырту көче электән кулланылганыннан ким түгел. Киресенчә, яңа лампалар көчлерәк (яктырак) та яначак.
Беренче чиратта яңа лампалар халык (җәяүлеләр), транспорт средстволары күпләп йөри торган, авылларны тоташтырган урамнарны (юлларны) яктырту өчен кулланылачак. Быел магистральгә якын урамның федераль трассадан Иске Яхшый авылы очына кадәр өлеше эшләнде.
Күптән түгел „Сельэнерго” җәмгыяте эшчәннәре лампаларны яңаларга алыштырды.
Соңгы елларда республикада, шул исәптән, безнең районда уңышлы тормышка ашырылган проект акчаларын шундый максатларга куллану дөрес булыр, дип саныйм. Чөнки бу урындагы бюджетка да реаль экономия, халыкка да файдага гына. Бу эшне төрле элларда этаплап та эшләргә була. Акрынлап барлык урам утларын да заманча лампаларга алыштыру дөрес булачак.
Алдагы елларда да „Реаль эшләр” проекты дәвам итәр һәм урыннарда халык өчен кирәк мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булыр, дигән ышанычта калам.
Эльмар ГАЛИМҖАНОВ,
Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы.
Читайте нас: